ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле Байлар Сабасы бистәсе халкы! 2023 елның 19 нче июль конне, авария булу сәбәпле, Г. Закир урамынын 77 дән 89 нчы, 82 дән 102 нче йортларында 9. 00 сәгатьтән 17 .00 сәгатькә кадәр су туктатылып тора. Килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез!

Һәр пәнҗешәмбе Лесхоз интернат-йортына Лесхоз бистәсе мәчетеннән Әхмәт хәзрәт килә.Интернатта яшәүчеләр белән аларның яшәве , якыннарын хөрмәтләү , ислам дине турында сөйләшүләр алып барыла, шуннан соң изге Коръән аятьләре укыла.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Укучылар җәйге каникул вакытында мәктәп яны участогында рәхәтләнеп эшлиләр, чөнки бу «практика эшләү» генә түгел, ә үз мәктәбең территориясен төзекләндерү дә.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

18
июль, 2023 ел
сишәмбе

Иске Икшермә  территориясен төзекләндерү

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

    «Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә 2023 елның 4 августында 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Саба муниципаль районы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын үткәрүне планлаштыра.

«Шоколад» балалар бакчасы хезмәткәрләре ГТО нормативлары комплексын үтәделәр.

Май чүлмәге тышыннан билгеле диләрме әле? Эшли торган биналарыбызның төзеклеге, чисталыгы шулай ук үзебездән тора. Кайвакыт нидер ватыла, нәрсәнедер алыштырырга кирәк була, ләкин күпчелек очракта барысын да кечкенә ремонт белән дә хәл итеп була. Менә Финанс – бюджет палатасының ир- егетләре дә финанс чыгымнарын чыгармыйча гына үз көчләре белән бина янындагы брусчатканы тәртипкә китереп куйдылар. Тирә – юньдәге тәртип һәм төзеклек безнең үзебездән тора!

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:

2023 елның 19 июле 08.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр  метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2023 елның 19 июлендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшен һәм көньяк-көнбатыш җиленең 15-20 м/с кыска вакытлы көчәйүе көтелә.

Бүген 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр «Саба үзәк хастаханәсенең терапия бүлеге пациентлары, хроник бронхит һәм астма белән авыручылар өчен оештырылган «Сәламәтлек мәктәбе» онлайн-дәресендә булдылар.

Дәресне медицина фәннәре кандидаты, Казан дәүләт медицина университетының фтизиопульмонология кафедрасы ассистенты, табиб-пульмонолог Рөстәм Шәймуратов үткәрде. Ул сулыш системасы авыруларының барлыкка килүен кисәтү һәм үсешен акрынайту өчен нинди яшәү рәвеше алып барырга һәм нинди профилактик чаралар кулланырга кирәклеге турында сөйләде.

Тэги: хастаханә

    14 нче июль көнне КСК  Сабантуйда узган  терлекчеләр слетында “Игенче” җәмгыяте хезмәткәрләре һәрвакыттагыча  оешкан төстә  катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International