Игътибар! 21 нче июль көнне Байлар Сабасы бистәсенең Гали Закиров урамында урнашкан ябык зиратында өмә үткәрелә.
Югары Шытсу мәдәният йортында балалар концерты булып узды. Балалар бик актив катнаштылар, җыр-биюдә, шигырь сөйләүдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Тамашачылар, әти-әниләр чыгыш ясаучыларны алкышларга күмделәр.
18 июльдә «Тулган ай» фольклор коллективы «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә «Ә җырларым һаман яшь килеш» хәйрия концерты үткәрде. Концерт программасы күңелле булды. Программада халык җырлары, матур шигырьләр яңгырады, халык милли уеннары уйналды. Ахырда ял итүчеләр әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.
Чулпыч авылында, балалар мәйданчыгы өчен, үзарасалым акчалары хисабына алынган, җиһазлар һәм конструкцияләрне җыю һәм урнаштыру бара.
«Туган Як» ААҖ биләмәсендә төзелүче сөтчелек комплексында юл плитәләре салу эшләре бара. Төзү эшләрен Саба районы “ПМК Мелиорация” ААҖ башкара.
«Туган Як» ААҖ биләмәсендә 504 баш савым сыерына исәпләнгән сөтчелек комплексы төзелеше бара. Төзү эшләрен Арча районы “СоюзСтрой” ААҖ башкара.
Байлар Сабасынын Татарстан урамында ООО "Средневолжссельэлектросетьстрой" подрядчигы тарафыннан электр тапшыруның һава линиясе (ВЛ-0,4 кВ) Л.2 КТП-98345 реконструкцияләнә. Төзелешне АҖ "Сетевая компания" финанслый.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2023 елның 19 июленнән 17 августына кадәр Татарстан Республикасы бюджетыннан башлангыч авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирү өчен конкурс сайлап алу үткәрү өчен гаризалар кабул итү турында игълан итә.
2022 елның 12 ноябрендә «Татарстан Республикасының аерым закон актларына балигъ булмаганнарга аерым товарларны сатуны чикләүне билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 2 ноябрендәге 80-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә керде.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү