Укучылар мәктәп яны участогында рәхәтләнеп эшлиләр

2023 елның 19 июле, чәршәмбе

Укучылар җәйге каникул вакытында мәктәп яны участогында рәхәтләнеп эшлиләр, чөнки бу «практика эшләү» генә түгел, ә үз мәктәбең территориясен төзекләндерү дә. Балалар һәм укытучылар график буенча җәй буе эшлиләр. Су сибәләр, чүп утыйлар, яшелчәләрнең төпләрен йомшарталар, мәктәп биләмәсендә үлән чабалар, карлыган җыялар. Уку чорында туклану өчен әзер продукция туплауда үзләренең зур өлешләрен кертәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International