Без булдырабыз!

2023 елның 18 июле, сишәмбе

    14 нче июль көнне КСК  Сабантуйда узган  терлекчеләр слетында “Игенче” җәмгыяте хезмәткәрләре һәрвакыттагыча  оешкан төстә  катнаштылар.

    Барысы да , шул исәптән терлекчелек тармагында эшләүче хезмәткәрләр, ветераннар, вакытында килеп, котлау өлешендә  үзләренең бүләкләрен алды.

    Мактауга  һәм бүләккә лаек  эшләребез,хезмәткәрләребез җитәрлек бездә!

    ҖЧ “Игенче” җәмгыяте 2023 елның беренче яртыеллыгында терлекчелек продукциясен җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкәне  өчен  Диплом га  лаек булды һәм  җитәкче Зарипов Алмаз Зөфәр улына  тапшырылды.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге күпъеллык нәтиҗәле  хезмәте өчен Татарстан Республикасы Рәисе  Указы белән баш зоотехник Вәлиев Марс Фәрид  улына "Татарстан Республикасының  Атказанган зоотехнигы" дигән мактаулы исем бирелде.

    Ветеринар санитар Йосыпҗанов Рәсих Вәзыйх улы  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы  министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды.

    Алдынгы савымчылар Гәрәева Рәмилә һәм Идиятова Гөлсинә, терлекче Яруллин Илгиз, азык кертүче Сафин Зөлфәт, ветеран терлекчеләр Әхмәтшина Гөлсияр һәм Сираҗиева Тәслимәләр  мәйданга  чакырылып хөрмәтләнделәр.

    ҖЧ “Игенче” җәмгыяте белән хезмәттәшлек иткән ҖЧҖ “Чистай сөт комбинаты” , ҖЧҖ “Якты көн” , ҖЧҖ “Татлаваль” җитәкчеләре тарафыннан   махсус бүләкләр  әзерләнүе   мактаулы гамәл. Шушы буләкләрне ветеринар санитарлар Хөсәенов Айдар , Сабирҗанов Радим, Ваесова Гөлнәзирә, хисапчы  Дәүләтшина Резеда һәм баш ветеринар врач Мирзагаләмов Ниязга тапшырдылар.  

    Эштән  соң килүләренә  карамастан, төрле уеннарда катнашу , алдынгы урыннар   яулау буенча “Игенче”леләргә тиңнәр булмады! Мәйданда , ”Игенче” , “Игенче” ләр дигән сүз тынып тормады.

    Хезмәтчәннәргә хөрмәт күрсәтү аерым мактауга лаек! КСК Сабантуй ресторанында әзерләнгән мул өстәлләр ,тамадаларның  мәгънәле Һәм матур итеп шушы чараны алып барулары , җырчы Зәринә Хәсаншинаның  җыр-моңга күмүе, Һәрберсен якты йөз белән каршы алып –озатып калулары барлык хезмәткәрләрнең дә күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International