Игълан!!!

2023 елның 18 июле, сишәмбе

    «Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә 2023 елның 4 августында 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Саба муниципаль районы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын үткәрүне планлаштыра.

    Чарада Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Суд приставлары федераль хезмәте Баш идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.

    Кабул итүгә язылырга, шулай ук үз сорауларыгызны электрон почтага җибәрергә кирәк: albert.minikaev@tatar.ru. гражданнарны кабул итү буенча мәгълүматны 8(84362)2-31-97 телефон номеры буенча шалтыратып белешергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International