Саба муниципаль районының “Олимп” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр бик әйбәт әзерлек күрсәттеләр һәм призлы урыннар алдылар

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

Саба муниципаль районының “Олимп” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр бик әйбәт әзерлек күрсәттеләр һәм призлы урыннар алдылар. Урал федераль округы чемпионатында “KZ-2” классында Галимов Илнар 2 нче урынны яулады. “Восход” классында ТР Кубогында Даминов Динар 1 урын яулады, Галимов Илнар 2 урын яулады. Ярышта шулай ук Исрафилов Рифат, Шәйхетдинов Илшат, Никоноров Станислав, Исрафилов Рафиль дә катнашты, аларга уңышлар телибез. Урал федераль округы беренчелегендә «Кадет» сыйныфында Насыйбуллин Данис катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International