Тургай приютында "Космонавтика көне"

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

15 июльдә безнең приютта «Космонавтика көне»узды.Балалар белән космос темасына әңгәмә үткәрелде,планеталарны һәм йолдызлы күк төзелешен өйрәнделәр, илебезнең танылган космонавтлары белән таныштылар. Шулай ук балалар ракета модельләре белән фотосессия үткәрделәр. Күңел ачу-танышу көне барышында балалар белән космоска багышланган рәсемнәр конкурсы һәм күргәзмә уздырдылар. Рәсемнәр бик матур һәм оригиналь килеп чыкты, барлык балалар да максималь фантазия күрсәттеләр. Безнең космос  көнебезнең ахырында «Космоска сәяхәт»квест-уены уздырылды,анда балалар ике командага бүленеп, кызыклы биремнәр үттеләр һәм космос төзелеше турында бик күп яңалыклар белделәр.Иң кызыклы конкурс - космос костюмнары-скафандр ясау.Балалар «Космонавтика көне»ннән бик канәгать калдылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International