Мобилизацияләнгән хезмәткәрләрнең хезмәт хокуклары: тәэмин итү үзенчәлекләре
Үзәкләштерелгән бухгалтерияның контракт бүлеге бухгалтеры Зөлфия Кәримованы 40 яшьлек бик матур бәйрәме белән тәбриклибез, сәламәтлек, бәхетле тормыш телибез.
Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Бу дата 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгән. Бу көнне россиялеләр террорчылар кулыннан һәлак булган кешеләрне ачы хисләр белән искә ала. Бу акция кысаларында 3 сентябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре үтеп баручыларга мәгълүмати тематик буклетлар тараттылар, шул рәвешле истәлекле датаны искә төшереп, яңадан-яңа, тагын да камилрәк формалар ала торган әлеге күренешкә каршы берләшүгә чакырдылар.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:
2023 елның 5 сентябре 00.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
2023 елның 5 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:
төнлә томан;
иртән һәм көндез 16 м/с кадәр булган кыска вакытлы көчле җилле яшен көтелә.
26 августта Түбән Симет авыл клубында Югары Симет, Иске Мичән, Тимершык, Кызыл Мишә, Мишәбаш , Иләбәр, Өтернәс клублары белән берлектә «Моң агыла Туган ягыма" Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм урам концерты оештырылды.
3 сентябрьдә, терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көнендә, Югары Симет мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре «Терроризмсыз киләчәк, киләчәксез терроризм» турында Югары Симет урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән әңгәмә үткәрделәр.
Төбәк авылында балалар һәм спорт мәйданчыгын төзекләндерү эше төгәлләнде. Эшләр гражданнарның үзара салым акчасы хисабына башкарылды. Объектны төзекләндерү эше белән шәхси эшмәкәр И.Ф.Нәбиуллин оешмасы шөгыльләнде.
4 сентябрьдән Шәмәрдән участок хастаханәсендә маммография мобиль пункты эшли башлады.
Сентябрь башыннан «Өлкәннәр декадасы»старт алды.
«Саба район узәк хастаханәсендэ декада кысаларында берничә чара планлаштырылган.