Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне.

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Бу дата 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгән. Бу көнне россиялеләр террорчылар кулыннан һәлак булган кешеләрне ачы хисләр белән искә ала. Бу акция кысаларында 3 сентябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре үтеп баручыларга мәгълүмати тематик буклетлар тараттылар, шул рәвешле истәлекле датаны искә төшереп, яңадан-яңа, тагын да камилрәк формалар ала торган әлеге күренешкә каршы берләшүгә чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International