Моң агыла туган ягыма

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

26 августта Түбән Симет авыл клубында Югары Симет, Иске Мичән, Тимершык, Кызыл Мишә, Мишәбаш , Иләбәр, Өтернәс клублары белән берлектә «Моң агыла Туган ягыма" Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм урам концерты оештырылды. Артистлар үзләренең иң яхшы җырларын бүләк иттеләр, шулай ук тамашачылар күңелле уеннарда актив катнаштылар. Авылдашлар һәр концерт номерын көчле алкышларга күмделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International