Сентябрь башыннан «Өлкәннәр декадасы»старт алды.
«Саба район узәк хастаханәсендэ декада кысаларында берничә чара планлаштырылган:
• Күчмә “ Мобиль поликлиника " ның белгечләр белән эшләве (өлкән яшьтәге пациентларны өйдә кабул итү);
• 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк кешеләрне медицина учреждениеләренә алып килү буенча «Өлкән буын " программасын гамәлгә ашыру (билгеләп куелган транспорт белән өлкән яшьтәге кешеләрне медицина процедураларына һәм тикшерүләренә алып килү);
• Өлкән яшьтәге гражданнар арасында авыруларны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча әңгәмәләр;
• Олы яшьтәге кешеләрне тантаналы һәм мәдәни-массакүләм чараларында (кирәк булса) медицина ярдәме күрсәтү.
Өстәмә мәгълүматны «Саба район үзәк хастаханәсенең” поликлиника каршындагы кайнар линия телефоны аша алырга мөмкин: 8 (84362) 2-35-40.