12 нче сентябрь көнне Керәнле авылы клубы, Яңа Мичән мәдәният йорты, Мичән авыл китапханәсе берлектә, Укытучылар һәм остазлар елы кысаларында, олы хөрмәткә лаек ветеран укытучылар белән "Укытучы- нинди изге исем! -"Әни” сүзе кебек кадерле!" дип исемләнгән музыкаль очрашу кичәсе уздырдылар.
Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, 6 сентябрьдә Яңа Мичән авыл китапханәсендә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе белән берлектә "Күркәм кием - тән зиннәте" исеме астында тематик сәгать үткәрелде. Чара кунаклары - "Милли киемнар"конкурсында катнашучылар. Чара барышында татар милли костюмының матурлыгы турында сөйләнде, күргәзмә белән таныштырылды, кием тарихлары турында сөйләнелде.Ахырда конкурста катнашучыларга рәхмәт белдерелде, дипломнар бирелде.Катнашучылар үзләренең яраткан киемнәре турында да сөйләделәр. Чара чәй эчү белән тәмамланды.
Ел саен сентябрьнең өченче шимбәсендә Россия хирурглары һөнәри бәйрәмне билгеләп үтә.
Россия Хезмәт министрлыгы 2023 елның 1-10 декабрендә Гомумроссия халык фронты һәм «АУРА-Тех» ассистив технологияләр базарында катнашучыларның милли ассоциациясе тарафыннан Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Уңайлы мохит» Гомумроссия Тоталь тест акциясен (алга таба – акция, чара) уздыру турында хәбәр итә.
«Татарстан Республикасы УГМС» федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча:
Г. Тукай паркында уку беседкалары урнаштырылды
14 сентябрь көнне район үзәк китапханәсендә “Өлкәннәр” клубы өчен аек яшәү рәвешен сайлап алырга өндәүче “Яманлыкның башы эчкечелек” (11 сентябрь – Бөтенроссия аеклык көне) дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрелде, тематик күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә алкогольнең җимергеч көче, кешегә, гаиләгә, җәмгыятькә зыян китерүче куркыныч авыруның килеп чыгу сәбәпләре, дәвалану алымнары, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы китаплар, газета-журналлар урын алды. Тема буенча әңгәмә, күргәзмәгә күзәтү үткәрелде, “Халык мәкален дәвам ит!” уены уйнатылды, шигырьләр укылды.
11-12 сентябрь көннәрендә “Сабантуй” спорт мәктәбендә конкур буенча ярышлар һәм шулай ук финалы узды.
2023 ел - Татарстан Республикасында милли мәдәниятлар һәм гореф гадәтләрне саклау елы уңаеннан Югары Симет мәдәният йорты, китапханә, Түбән Симет клубы хезмәткәрләре "Бер күрешик әле, бүген кич" дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрделәр.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды.