ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2023 ел
җомга

Россия Хезмәт министрлыгы 2023 елның 1-10 декабрендә Гомумроссия халык фронты һәм «АУРА-Тех» ассистив технологияләр базарында катнашучыларның милли ассоциациясе тарафыннан Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Уңайлы мохит» Гомумроссия Тоталь тест акциясен (алга таба – акция, чара) уздыру турында хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы УГМС» федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча:


14
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Г. Тукай паркында уку беседкалары урнаштырылды

Тэги: окс

14 сентябрь көнне  район үзәк китапханәсендә “Өлкәннәр” клубы өчен аек яшәү рәвешен сайлап алырга өндәүче “Яманлыкның башы эчкечелек” (11 сентябрь – Бөтенроссия аеклык көне) дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрелде, тематик күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә алкогольнең җимергеч көче, кешегә, гаиләгә, җәмгыятькә зыян китерүче  куркыныч авыруның килеп чыгу сәбәпләре, дәвалану  алымнары, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы китаплар, газета-журналлар урын алды. Тема буенча әңгәмә, күргәзмәгә күзәтү үткәрелде, “Халык мәкален дәвам ит!”  уены уйнатылды, шигырьләр укылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

11-12 сентябрь  көннәрендә  “Сабантуй” спорт мәктәбендә конкур буенча ярышлар һәм шулай ук финалы узды.

2023 ел - Татарстан Республикасында милли мәдәниятлар һәм гореф гадәтләрне саклау  елы уңаеннан Югары Симет мәдәният йорты, китапханә, Түбән Симет клубы хезмәткәрләре "Бер күрешик әле, бүген кич" дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрделәр.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды. 

2023 елның 21 августыннан 30 сентябренә кадәр мәктәптә куркынычсызлык айлыгы уза.

Айлык кысаларында, 14 сентябрь көнне Саба урта мәктәбе укучыларының һәм  хезмәткәрләренең иминлеген тәэмин итү максатыннан уку эвакуациясе үткәрелде.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:

2023 елның 14 сентябре 20.00 сәгатьтән 15 сентябрь 09.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

 

        2023 елның 15 сентябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

Олы Шыңар авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре башланды.  Юл ремонтлау эшләрен «Яшен» ҖЧҖ оешмасы  башкара.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге окс

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International