Бер күрешик әле, бүген кич

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

2023 ел - Татарстан Республикасында милли мәдәниятлар һәм гореф гадәтләрне саклау  елы уңаеннан Югары Симет мәдәният йорты, китапханә, Түбән Симет клубы хезмәткәрләре "Бер күрешик әле, бүген кич" дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрделәр. Кичәдә Т.Симет клубы, Ю.Симет мәдәният йорты каршында эшләп килүче клуб берләшмәләренә йөрүчеләр катнашты. Әлеге чара җырлы- биюле милли уеннар, кызыклы конкурслар белән үрелеп барды, баянга кушылып онытылып барган татар халык җырлары, яшьлек җырлары башкарылды.

Әдәби һәм тарихи темаларга викторина оештырылды. Китапханәче күргәзмәдәге кул эшләнмәләренә шулай ук "Татар дөньясы" һәм "Татар милли ашлары" китапларына күзәтү ясады. Чара  милли ризыклардан әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте. Катнашучылар, мондый очрашулар тагын оештырылсын дигән теләктә күтәренке кәеф белән таралышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International