2023 елның 21 августыннан 30 сентябренә кадәр мәктәптә куркынычсызлык айлыгы уза.
Айлык кысаларында, 14 сентябрь көнне Саба урта мәктәбе укучыларының һәм хезмәткәрләренең иминлеген тәэмин итү максатыннан уку эвакуациясе үткәрелде.
Балаларны куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү, алгоритм нигезендә эшләү буенча зур эш башкарыла. Әлеге эшне мәктәп дирекциясе, сыйныф җитәкчеләре, тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Габдрахманов И.В. тарафыннан оештырыла. Укучыларга янгын вакытында мәктәп буенча эвакуациянең куркынычсыз хәрәкәт итү маршрутлары һәм кисәтү сигналлары искәртелеп торыла.
Эвакуация барышында янгын сүндерү машинасы һәм янгын сүндерү часте хезмәткәрләре чакырылды. Алар балаларга мәктәптә, урамда һәм өйдә үзләрен ничек тотарга, янгынны ничек булдырмаска һәм янгын булса, нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр. Шулай ук янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре балаларга махсус янгын сүндерү техникасын һәм янгын-коткару инвентары, формалары белән таныштырдылар. Балалар, янгын сүндерү часте хезмәткәрләре сөйләгәннәрен кызыксынып карап кына калмадылар, практик өлешендә дә катнаштылар.
Очрашу ахырында балалар янгын сүндерүчеләргә рәхмәт белдерделәр һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә вәгъдә иттеләр.