Тематик сәгать"Күркәм кием - тән зиннәте"

2023 елның 15 сентябре, җомга

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, 6 сентябрьдә Яңа Мичән  авыл китапханәсендә  мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе  белән берлектә "Күркәм кием - тән зиннәте" исеме астында тематик сәгать үткәрелде. Чара кунаклары - "Милли киемнар"конкурсында катнашучылар. Чара барышында  татар милли костюмының матурлыгы турында сөйләнде, күргәзмә белән таныштырылды, кием тарихлары турында сөйләнелде.Ахырда конкурста катнашучыларга рәхмәт белдерелде, дипломнар бирелде.Катнашучылар үзләренең яраткан киемнәре турында да сөйләделәр. Чара чәй эчү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International