27 сентябрьдә тәрбиячеләр, бала караучылар һәм мәктәпкәчә тәрбия бирү хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу һөнәрләрнең әһәмияте баланың шәхес үсешендә зур роль уйный. Бу игелекле һәм якты бәйрәмдә Кече Шынар мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, Олы Шынарның "Эллуки" балалар бакчасында булдылар. Бәйрәмнәре уңаеннан игелекле хезмәт ияләренә җылы теләкләр, мөһим һәм кирәкле хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләре яңгырады.
Татарстанда 17 мең күп балалы ана пенсияне пенсия яшенә җиткәнче ала
29 сентябрьдә өлкәннәр һәм инвалидлар Лесхоз интернат- йортында хезмәткәрләре белән бергә яшәүчеләр учреждение территориясендә чия агачлары утыртуда актив катнаштылар.
“Газизов” крестьян фермер хуҗалыгы җитәкчесе Газизов А.Р. Олы Шыңар авыл җирлеге буенча мобилизациядәге авылдашы Ибрагимов Р. гаиләсенә ягулык утын алу өчен акчалата ярдәм курсәтте .
Агросәнәгать комплексы ветераннары өчен районыбызның яңа объектлары буенча традицион экскурсия
Саба балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге баян классына йөрүчеләр өчен «Беренче сыйныф укучысы көне» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Бу чара укучыларның укуларын күнекмәләрен арттыруга, мәктәптә дөрес тәртип күнекмәләрен тәрбияләүгә һәм иҗади сәләтләрен ачыклауга юнәлдерелгән. Чарада барысы да музыкаль номерларда катнаштылар, югары сыйныф укучыларының үгет-нәсихәтләрен зур игътибар белән тыңладылар. Мәктәптә әлеге көн бәйрәм генә түгел, ул тормышның яңа баскычына күтәрүче дә. Һәр катнашучы вакытны күңелле итеп үткәрде, яңа дуслар тапты, үзендә элек билгеле булмаган сыйфатларны ача алды.
27 нче сентябрьдә «Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениесендә өлкәннәр көне уңаеннан көмеш волонтерлар белән очрашу узды.
2023 елның 29 сентябре 22.00 сәгатьтән 30 сентябрь 09.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
2023 елның 30 сентябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.
Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләрен алучылар Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар. Бик күп кызыклы һәм матур урыннарда булдылар. Зоопарк белән Кремль биләмәсендә йөрделәр.
Сәяхәттән барысы да күңелле тәэсирләр һәм күп уңай эмоцияләр генә түгел, ә күңелле һәм кызыклы вакытны искә төшерәчәк фотога төштеләр.
Олы Кибәче авыл җирлегендә мәдәният хезмәткәрләре Алмаз Хөснетдинов белән Гөлүсә Фатихова "Бәрәңге бәйрәме" оештырдылар. Бәйрәмдә бәрәңге ризыкларыннан һәм төрле кызыклы формадагы бәрәңгеләрдән күргәзмә оештырылган иде. Бәйрәмдә катнашучылар төрле кызыклы уеннар уйнадылар, викторинада катнаштылар, чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Соңыннан бәрәңге ризыклары белән сыйландылар.