27 нче сентябрьдә «Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениесендә өлкәннәр көне уңаеннан көмеш волонтерлар белән очрашу узды.
Безнең балалар кунакларга һәм яңа дусларга һәрвакыт шат, шуңа да волонтерларны шатланып каршы алдылар.Чарада өлкәннәргә хөрмәт һәм яхшылык турында сөйләшенде. Алар безнең балаларны үзләренең матур, эчтәлекле чыгышлары белән сөендерделәр. Концерт программасы бик бай булды һәм барысына да ошады. Балалар очрашудан кәнагать калдылар. Очрашу ахырында кунакларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладык һәм аларга үзебезнең чыгышны бүләк иттек. Безнең коллектив «Тулган ай» ансамбленә иҗади көн бүләк иткән өчен рәхмәт белдерә.