Татарстан Росреестры республика территориясендә 518-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыруга башлангыч йомгак ясады*
Бүген, 5 октябрьдә, Укытучылар көне билгеләп үтелә. Бу барлык укытучыларның һәм мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме-укытучыларның сыйфатлы белем бирү процессындагы роле һәм казанышлары, шулай ук җәмгыять үсешенә бәяләп бетергесез өлешләре билгеләп үтелә торган көн.
Иске Икшермә авыл җирлегенең алтын юбилярлары
4 октябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөтендөнья елмаю көненә багышланган уен программасын үткәрәләр. Беренче рәсми Елмаю көне 1999 елда уздырыла. Ә бу тантана Харви Болл ярдәмендә барлыкка килде. Әгәр дә сез аның турында ишетмәгән булсагыз, Эмоджи турында ишеткәнегез бардыр, Шуңа Күрә Харви Болл-бу Эмоджи уйлап чыгарган кеше. Беренчедән, елмаю стрессны җиңеләйтә, я булмаса аны сизелерлек киметә. Табиблар Елмаюның иммунитет халәтенә файдалы йогынты ясавын ачыклаган. Презентацияне карадык, нинди елмаюлар һәм аларның бүгенге елмаюы нинди төстә дигән сорауларга җавап бирдек. Шуннан соң «табышмаклар» уйналды.
Бүген, 2023 елның 4 октябрендә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре өчен бәйрәм чарасы узды.
3 октябрьдә Туктар авыл клубы мөдире, китапханә мөдире белән берлектә, Халыкара өлкәннәр көненә багышланган "Сезнең белән дөнья ямьле" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрде.
Мишәбаш авылы мәдәният йорты сәхнәсендә Сәрдә авылы үзешчәннәре “Җырлап яшик туган илебездә “ дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясады. Концерт моңлы җырлар, матур шигырьләр белән үрелеп барды. Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.
Авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген арттыру максатыннан, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстан Республикасында «Фельдшер ярдәмчесе»проектын гамәлгә ашыру турында карар кабул итте.
Проектны гамәлгә ашыру кысаларында фельдшер-акушерлык пунктларында (ФАПах) «Фельдшер ярдәмчесе» вазифасы кертелде. Ике Басу Арташ фельдшер-акушерлык пунктында Билалова Алсу Зөфәр кызы, Олы Арташ фельдшер-акушерлык пунктында Сайфуллина Тахирә Тимерхан кызы, Язлы-Арташ фельдшер-акушерлык пунктында Гимадиева Ильвира Гаян кызы фелдьшерның ярдәмчесе булып эшли башладылар.
Фельдшер ярдәмчесе функцияләренә пациентларны өйдә патронажлау, диспансерлаштыруның 1 этабы кысаларында чаралар үткәрү (анкета үткәру,кан басымын үлчәү, антропометрия һ. б.), дару препаратларын китерү һәм аларны кабул итүне контрольдә тоту, аз хәрәкәтләнүче һәм яткан авыруларны карау һ. б. керә.
Фельдшер ярдәмчеләре Билалова А.З, Сайфуллина Т.Т. һәм Гимадиева И.Г. медицина колледжлары базасында «авыруларны карау буенча кече шәфкать туташы» белгечлеге буенча һөнәри әзерлек уза башладылар.
Авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген арттыру максатыннан, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстан Республикасында «Фельдшер ярдәмчесе»проектын гамәлгә ашыру турында карар кабул итте.Проектны гамәлгә ашыру кысаларында фельдшер-акушерлык пунктларында (ФАПах) «Фельдшер ярдәмчесе» вазифасын кертү планлаштырыла.Фельдшер ярдәмчесе функцияләренә пациентларны өйдә патронажлау, диспансерлаштыруның 1 этабы кысаларында чаралар үткәрү (анкета үткәру,кан басымын үлчәү, антропометрия һ. б.), дару препаратларын китерү һәм аларны кабул итүне контрольдә тоту, аз хәрәкәтләнүче һәм яткан авыруларны карау һ. б. керә.Фельдшерның ярдәмчесе вазыйфасын әлеге авылда яшәүче һәм гомуми урта белемле кеше башкара ала.Фельдшер ярдәмчесе медицина колледжлары базасында «авыруларны карау буенча кече шәфкать туташы» белгечлеге буенча һөнәри әзерлек узачак. Пункларда укулар башланды. Мичән авыл җирлегендәге кадрлар:
Иске Мичән авылы (ФАП) -Таҗетдинова Айгөл Рим кызы
Яңа Мичән авылы (ФАП) -Мөбарәкова Чулпан Зөлфәт кызы