Татарстан Республикасында «Фельдшер ярдәмчесе» пилот проекты эшли башлый.

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

Авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген арттыру максатыннан, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстан Республикасында «Фельдшер ярдәмчесе»проектын гамәлгә ашыру турында карар кабул итте.Проектны гамәлгә ашыру кысаларында фельдшер-акушерлык пунктларында (ФАПах) «Фельдшер ярдәмчесе» вазифасын кертү планлаштырыла.Фельдшер ярдәмчесе функцияләренә пациентларны өйдә патронажлау, диспансерлаштыруның 1 этабы кысаларында чаралар үткәрү (анкета үткәру,кан  басымын үлчәү, антропометрия һ. б.), дару препаратларын китерү һәм аларны кабул итүне контрольдә тоту, аз хәрәкәтләнүче һәм яткан авыруларны карау һ. б. керә.Фельдшерның ярдәмчесе вазыйфасын әлеге авылда яшәүче һәм гомуми урта белемле кеше башкара ала.Фельдшер ярдәмчесе медицина колледжлары базасында «авыруларны карау буенча кече шәфкать туташы» белгечлеге буенча һөнәри әзерлек узачак. Пункларда укулар башланды. Мичән авыл җирлегендәге кадрлар:

Иске Мичән  авылы (ФАП) -Таҗетдинова Айгөл Рим кызы

Яңа Мичән  авылы (ФАП) -Мөбарәкова Чулпан Зөлфәт кызы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International