Татарстан-күчемсез милек объектларының хокук ияләрен ачыклау буенча лидерлар рәтендә

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Росреестры республика территориясендә 518-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыруга башлангыч йомгак ясады*

Аның эшчәнлеге башланганнан бирле (29.06.2021 елдан) 2023 елның сентябренә кадәр күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестры (ЕГРН) 50 меңгә якын күчемсез милек объектына карата ачыкланган хокук ияләре турында мәгълүматлар белән тулыланды. Элек барлыкка килгән 81 мең күчемсез милек объектына хокуклар теркәлгән.

Моннан тыш, хокук ияләрен ачыклау чараларын гамәлгә ашыру кысаларында 258 меңнән артык күчемсез милек объекты кадастр исәбеннән алынды (шуның 133, 3 меңе - капиталь төзелеш объектлары һәм 125 меңе - җир участоклары). Шул ук вакытта ЕГРНда хокуклары булмаган объектлар саны 518-ФЗ номерлы закон гамәлгә кергәннән бирле 63% ка диярлек кимегән: 689 меңнән 256 меңгә кадәр. Росреестр мәгълүматлары буенча, Татарстан хокук ияләрен ачыклау буенча иң актив эш алып барылган төбәкләр рәтенә керә.

"Хокук ияләрен ачыклау турындагы закон гамәлгә кергәннән бирле Татарстан территориясендә 433 мең күчемсез милек объектына карата эш алып барылды. Бу бик мөһим юнәлеш, чөнки элек барлыкка килгән хокукны дәүләт теркәве милекче хокукларын яклауны тәэмин итә. Актуаль мәгълүматлар булганда, ЕГРНда күчемсез милек объектларына карата алдау гамәлләре туктатыла. Моннан тыш, гражданнар үз вакытында саклау зоналарын билгеләү һәм хокукларның башка чикләүләре турында хәбәр итәләр, объектны дәүләт ихтыяҗлары өчен тартып алган очракта компенсация алу хокукы гамәлгә ашырыла», – дип шәрехләде Татарстан Росреестры җитәкчесе Азат Җаббаров.

Белешмә:

* «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 30 декабрендәге 518-ФЗ номерлы Федераль закон 2021 елның 29 июнендә үз көченә керде. Закон Россия Федерациясе Президенты һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте йөкләмәләрен һәм дәүләт бурычларын гамәлгә ашыру максатыннан кабул ителде. Ул Россия Федерациясе субъектларының икътисади, инвестицион һәм шәһәр төзелеше потенциалын үстерүгә ярдәм итәргә тиеш. Шулай ук аның төп юнәлешләренең берсе булып күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестры мәгълүматларын салым салу өчен объектларның хокук ияләре турында мәгълүматлар белән тутыру тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International