Бүген, 2023 елның 4 октябрендә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре өчен бәйрәм чарасы узды. Ул Мәктәпкәчә хезмәткәр көненә һәм Педагог һәм остаз елына багышланган иде. Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Шакиров Илфат Фоат улы мәктәпкәчә белем бирү системасына тормышын һәм эшчәнлеген багышлаган ветеран җитәкчеләргә, хәзерге мөдирләргә һәм кече тәрбиячеләргә сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Чараның тантаналы өлешеннән соң кунаклар Т.Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» спектаклен карый алдылар. Кунаклар бик күп уңай эмоцияләр алдылар .