"Сезнең белән дөнья ямьле" дип исемләнгән бәйрәм чарасы

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

3 октябрьдә Туктар авыл клубы мөдире, китапханә мөдире белән берлектә, Халыкара өлкәннәр көненә багышланган "Сезнең белән дөнья ямьле" дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырды һәм үткәрде. Өлкән буын вәкилләренә мәдәният хезмәткәрләре, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Н.Н. Заһидуллин, “Юлбат” җәмгыятенең Килдебәк бригадасы идарәчесе И.И. Әхмәтҗанов тарафыннан җылы котлаулар яңгырады. Иң яхшы концерт номерлары кунаклар өчен бик яхшы бүләк иде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте, чарада катнашучы өлкәннәребез күңелле итеп аралаштылар, яшьлек елларын искә төшерделәр һәм яраткан җырларын җырладылар, биеделәр, халык уеннарын уйнадылар. Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады. Әлеге чарадан өлкәннәр шат һәм күтәренке күңел белән таралыштылар.

 Әлеге чараны оештыруда ярдәм иткәне өчен "Юлбат" җәмгыятенең Килдебәк бригадасы җитәкчелегенә зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International