ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

2023 нче елның 14 октябрь көнне Тимершык гомумбелем бирү мәктәбе базасында  2009 нчы елгы һәм аннан кечерәк яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Саба муниципаль районы беренчелеге  булып узды.

Арташ авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре башланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" ҖЧҖ оешмасы башкара.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

12-15 нче октябрь көннәрендә «Йолдызлы» базасында «Сәләт — Саба» клубы әзъзалары Төбәкара клубларның XVIII гамәли уку-укыту семинарында булып, «Сәмрух» ел премиясенең «Ел клубы» номинациясендә катнашып, матур чыгышлар ясадылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Хөрмәтле Байлар Сабасы бистәсе халкы!  2023 елның 17 нче  октябрь көнне авария булу сәбәпле, Пионер  урамында, Пионер тыкрыгында  9:00 сәгаттән 17:00 сәгаткә кадәр су туктатылып тора. Килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез!

Безнең балалар җыелмасын Баулы шәһәрендә узган шәхси-команда беренчелегендә уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз!🏆

Команда зачетында 1 урынны Байлар Сабасы командасы алды ♟ ️ 

Команда составы ☑ ️ :

1) Газизуллин Айдан

2) Низамиев Йосыф

3) Попов Данил

4) Шакирова Мәдинә

5) Маликова Алиса

6) Шәвәлиева Энҗе

Шәхси зачетта🏆:

Газизуллин Айдан 1 урын

(2014 елгы малайлар арасында)

Низамиев Йосыф 1 урын

(2015 елгы малайлар арасында.)

Шакирова Мәдинә 2 урын

(2014 елгы кызлар арасында)

Маликова Алиса 2 урын

(кызлар арасында 2015гр.)

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

16
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Көз якты һәм матур төсләргә, бизәкләргә бай чор. Бу вакыт аралыгы  балалар  иҗаты  өчен  илһам  чишмәсе дә, табигый материаллар чыганагы да.  Бала белән бергәләп эшләнмәләр ясау бик күңелле шөгыль. Эшләнмәләрнең төп элементы – көзге яфраклар!  16нчы октябрьдә Саба район балалар китапханәсендә  Саба гимназиясенең  1 "Б" сыйныф укучылары өчен миләш яфракларыннан керпе ясау буенча «Көзге фантазияләр»  дип исемләнгән мастер-класс  үткәрелде.Чара ахырында көз фасылына багышланган китапларга күзәтү ясалды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Югары Шытсу мәдәнит йортында әтиләр көненә багышланган чара үтте. Чарада әти һәм бала катнашында кызыклы викториналар, уеннар үткәрелде. Гаиләләр бик теләп катнаштылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

15 октябрьдә "Тургай" приютында "Әтиләр көне" бәйрәме билгеләп үтелде. Без барыбыз да беләбез, балалар өчен ата-аналардан якынрак кеше юк.  Балалар яңа бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында белделәр. Алар портретлар ясадылар һәм әтиләре, гаилә бәйрәмнәре турында сөйләделәр, кызыклы мизгелләрне искә төшерделәр, шигырьләр укыдылар.Бәйрәм бик күңелле үтте.

Тэги: ОСЗ Тургай

13 - 15 октябрь көннәрендә бөтен дөнья буенча «Татарча диктант» белем бирү акциясе узды.  Бөтендөнья акциясенә Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре дә бик теләп кушылды. «Татарча диктант» акциясе ирекле рәвештә үткәрелә. Ул татар әдәби теленә һәм дөрес язуга кызыксыну үстерү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, татар теле грамматикасы буенча яңа күнекмәләр үзләштерүгә юнәлдерелгән чара булып тора.

Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу мөһимлеген исәпкә алып, 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов Саба муниципаль районы учреждениеләре һәм авыл җирлекләре арасында " Милләт яме-йола бәйрәмнәрдә!" конкурс игълан итте.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International