Хөрмәтле Байлар Сабасы бистәсе халкы! 2023 елның 17 нче октябрь көнне авария булу сәбәпле, Пионер урамында, Пионер тыкрыгында 9:00 сәгаттән 17:00 сәгаткә кадәр су туктатылып тора. Килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез!
Безнең балалар җыелмасын Баулы шәһәрендә узган шәхси-команда беренчелегендә уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз!🏆
Команда зачетында 1 урынны Байлар Сабасы командасы алды ♟ ️
Команда составы ☑ ️ :
1) Газизуллин Айдан
2) Низамиев Йосыф
3) Попов Данил
4) Шакирова Мәдинә
5) Маликова Алиса
6) Шәвәлиева Энҗе
Шәхси зачетта🏆:
Газизуллин Айдан 1 урын
(2014 елгы малайлар арасында)
Низамиев Йосыф 1 урын
(2015 елгы малайлар арасында.)
Шакирова Мәдинә 2 урын
(2014 елгы кызлар арасында)
Маликова Алиса 2 урын
(кызлар арасында 2015гр.)
Көз якты һәм матур төсләргә, бизәкләргә бай чор. Бу вакыт аралыгы балалар иҗаты өчен илһам чишмәсе дә, табигый материаллар чыганагы да. Бала белән бергәләп эшләнмәләр ясау бик күңелле шөгыль. Эшләнмәләрнең төп элементы – көзге яфраклар! 16нчы октябрьдә Саба район балалар китапханәсендә Саба гимназиясенең 1 "Б" сыйныф укучылары өчен миләш яфракларыннан керпе ясау буенча «Көзге фантазияләр» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде.Чара ахырында көз фасылына багышланган китапларга күзәтү ясалды.
Югары Шытсу мәдәнит йортында әтиләр көненә багышланган чара үтте. Чарада әти һәм бала катнашында кызыклы викториналар, уеннар үткәрелде. Гаиләләр бик теләп катнаштылар.
15 октябрьдә "Тургай" приютында "Әтиләр көне" бәйрәме билгеләп үтелде. Без барыбыз да беләбез, балалар өчен ата-аналардан якынрак кеше юк. Балалар яңа бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында белделәр. Алар портретлар ясадылар һәм әтиләре, гаилә бәйрәмнәре турында сөйләделәр, кызыклы мизгелләрне искә төшерделәр, шигырьләр укыдылар.Бәйрәм бик күңелле үтте.
13 - 15 октябрь көннәрендә бөтен дөнья буенча «Татарча диктант» белем бирү акциясе узды. Бөтендөнья акциясенә Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре дә бик теләп кушылды. «Татарча диктант» акциясе ирекле рәвештә үткәрелә. Ул татар әдәби теленә һәм дөрес язуга кызыксыну үстерү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, татар теле грамматикасы буенча яңа күнекмәләр үзләштерүгә юнәлдерелгән чара булып тора.
Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу мөһимлеген исәпкә алып, 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов Саба муниципаль районы учреждениеләре һәм авыл җирлекләре арасында " Милләт яме-йола бәйрәмнәрдә!" конкурс игълан итте.
2023 елның 13-15 октябрендә Мамадыш шәһәрендә ир-атлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы узды.
Саба урта мәктәбендә хәрәкәтне үстерү буенча инициативалар һәм тәкъдимнәр әзерләү, агымдагы эшчәнлекнең иң мөһим мәсьәләләре буенча фикер алышу максатыннан, 14 октябрьдә «Беренчеләр хәрәкәте» РДДМның беренчел бүлекчәсе Советы рәисенә сайлаулар узды, анда совет әгъзалары укучыларның рәис роленә тәкъдим ителгән кандидатуралары белән танышып узләренең тавышларын бирделәр.
2023 елның 16 октябрендә 10 сәгать 50 минутта «Татарстан Республикасы МДМС» Федераль дәүләт бюджет учреждениесеннән давыл турында кисәтү килде: «2023 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә төнлә 15-19 м/с, көндез һәм кичен 09 сәгатьтән 23 сәгатькә кадәр 15-20 м/с бик көчле, хәтта 25-28 м/с кадәр җил көтелә.