Фестиваль-конкурс «Милләт яме – йола, бәйрәмнәрдә!"

2023 елның 16 октябре, дүшәмбе

Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу мөһимлеген исәпкә алып, 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов Саба муниципаль районы учреждениеләре һәм авыл җирлекләре арасында " Милләт яме-йола бәйрәмнәрдә!" конкурс игълан итте. 14 октябрь көнне  Курсабаш мәдәният йортында Мичән авыл җирлеге  тамашачыларга "Язгы чәчү " халык традициясен тәкъдим итте. Мондый традицияләр безгә бер-беребезгә карата ихтирамлы һәм игелекле булырга, туган телебезгә, милләтебезгә мәхәббәт тәрбияләргә кирәклеген искәртә. Тамашачылар фестивальдә катнашучыларны бик җылы каршы алдылар, аларга көчле алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International