Олы Нырты авыл китапханәсе бөтен Татарстан буенча уза торган «В.се свои» патриотик марафонына кушылды. Теләге булганнар контракт хезмәте, үзенеке,дәүләт ярдәме һәм башка күп нәрсәләр турында кызыксындырган мәгълүматны белә алдылар.
"Гафель" ҖЧҖ подрядчы оешмасы көче белән аграр колледж өчен тулай торак территориясен яшелләндерү
"ПМК 159" ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан "Саба" бассейны территориясен төзекләндерү эшләре алып барыла
19 октябрь көнне Саба район китапханәсенең уку залында хезмәт ветераны, "Өлкәннәр" клубының актив әгъзасы Галиуллин Мәгъсүм Вәли улының 75 яшьлек юбилеена багышланган "Һәр тарафта үз кеше!" дип исемләнгән портрет-кичә үткәрелде. Ул гомер буе җитәкче даирәләрдә эшләгән. Эшчәнлеге “Фидакарь хезмәт өчен” медале , күпсанлы һөнәри бүләкләр, район һәм республика күләмендәге Мактау кәгазьләре белән билгеләнгән. Кичәдә юбилярны котлау өчен ветераннар советы җитәкчесе Ильясов Фәнил Ильяс улы, Саба районы Инвалидлар оешмасы җитәкчесе Миннегулов Әмин Ибраһим улы, "Өлкәннәр" клубының актив әгъзалары килгән иде. Барысы да Мәгъсүм Вәли улын чын күңелдән котлап матур теләкләрен җиткерделәр. Юбиляр хөрмәтенә баянчы Мусин Ильназ һәм җырчы Айнур Гараев җыр башкардылар. Балалар, туганнар һәм дусларыннан видео-котлаулар күрсәтелде. Чара ахырында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы коллектив исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Күңел тынычлыгын югалткан заманда яшибез. Шушы авыр вакытларны ничек сабырлык белән үткәреп җибәрергә, өметләрне өзмәскә, авырлыкларны җиңеп чыгарга һәм башка бик күп төрле сорауларга җавап табар өчен 19 октябрь көнне район китапханәсендә “Иманга илткән юл” проекты кысаларында очрашуга Алмаз хәзрәт Галимҗановны чакырдык. “Диндә һәр сорауга җавап бар”дип исемләнгән чарага Саба гимназиясенең 10 сыйныф укучылары чакырылды. Диннең тормыштагы роле,бала белән әти-әни арасындагы мөнәсәбәтләр, туганлык җепләре, кыз-егет мөнәсәбәтләре, тормыш кыйммәтләре һәм башка бик күп төрле сорауларга Алмаз хәзрәт тулы җаваплар бирде.
Бүген Финанс – бюджет палатасында эшләүче коллегалары Айнур Әхмәтшинга армия сафларында уңышлы хезмәт итүен теләделәр. Җитәкчеләре Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов Айнурга солдат өчен иң кирәкле бүләк ясады һәм ихлас теләкләрен җиткерде: “Армия сафларында хезмәт итү ир – егетләр өчен иң кирәкле этап, дип саныйм. Әлеге бурычны син дә намус белән башкарып чыгарсың, дип ышанабыз. Аның өчен синдә физик һәм рухи көч җитәрлек, дип уйлыйбыз. Киткәндә ямансу булса да, бер елдан исән-имин, җитлеккән егет булып кайтып керүе – үзе бер күңелле мизгел булачак. Уңышлар сиңа! Онытма, сине һәрчак туган ягыңда, туган йортыңда көтәләр!” - диде.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре килде.
Бүген “Сәләтле балалар өчен мәктәп-интернат”та көзге ярминкә узды. Анда 1-7 нче сыйныф укучылары, укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре катнашты. Мәктәп ярминкәләрен үткәрү мәктәп традицияләренә әйләнде, ул укучыларны берләштерә һәм шуның кадәр күңелле хис-кичерешләр бүләк итә.
2023 елның 15 октябрендә Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә егетләр һәм кызлар арасында «Васильевская винтовка» бүләгенә биатлон буенча ярышлар булып узды.
Чулпыч авылында балалар мәйданчыгы өчен үзара салым акчалары хисабына алынган җиһазлар һәм конструкцияләр урнаштырылды.