"Һәр тарафта үз кеше!"

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

​ 19 октябрь көнне Саба район китапханәсенең уку залында хезмәт ветераны, "Өлкәннәр" клубының актив әгъзасы Галиуллин Мәгъсүм Вәли ​ улының 75 яшьлек юбилеена багышланган "Һәр тарафта үз кеше!" дип исемләнгән портрет-кичә үткәрелде. Ул гомер буе җитәкче даирәләрдә эшләгән. Эшчәнлеге “Фидакарь хезмәт өчен” медале , күпсанлы һөнәри бүләкләр, район һәм республика күләмендәге Мактау кәгазьләре белән билгеләнгән. Кичәдә юбилярны котлау өчен ветераннар советы җитәкчесе Ильясов Фәнил Ильяс улы, Саба районы Инвалидлар оешмасы җитәкчесе Миннегулов Әмин Ибраһим улы, "Өлкәннәр" клубының актив әгъзалары килгән иде. ​ Барысы да Мәгъсүм Вәли улын чын күңелдән котлап матур теләкләрен җиткерделәр. Юбиляр хөрмәтенә баянчы Мусин Ильназ һәм җырчы Айнур Гараев җыр башкардылар. Балалар, туганнар һәм дусларыннан видео-котлаулар күрсәтелде. Чара ахырында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы коллектив исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International