Булачак солдатка уңышлы хезмәт итүен теләделәр

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Финанс – бюджет палатасында эшләүче коллегалары Айнур Әхмәтшинга армия сафларында уңышлы хезмәт итүен теләделәр. Җитәкчеләре Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов Айнурга солдат өчен иң кирәкле бүләк ясады һәм ихлас теләкләрен җиткерде: “Армия сафларында хезмәт итү ир – егетләр өчен иң кирәкле этап, дип саныйм. Әлеге бурычны син дә намус белән башкарып чыгарсың, дип ышанабыз. Аның өчен синдә физик һәм рухи көч җитәрлек, дип уйлыйбыз. Киткәндә ямансу булса да, бер елдан исән-имин, җитлеккән егет булып кайтып керүе – үзе бер күңелле мизгел булачак. Уңышлар сиңа! Онытма, сине һәрчак туган ягыңда, туган йортыңда көтәләр!”- диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International