Бүген “Сәләтле балалар өчен мәктәп-интернат”та көзге ярминкә узды. Анда 1-7 нче сыйныф укучылары, укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре катнашты. Мәктәп ярминкәләрен үткәрү мәктәп традицияләренә әйләнде, ул укучыларны берләштерә һәм шуның кадәр күңелле хис-кичерешләр бүләк итә.
Быел ярминкә “Алтын вакыт” тематикасына багышланды һәм көзге бал бәйрәменә әзерләнде. Һәр сыйныф үзенең сәүдә урынын әзерләгән. Нинди генә товарлар юк иде: өйдә пешерелгән камыр ризыклары, тозлап япкан яшелчәләр, варенье, яшелчә, бал, үз куллары белән ясаган сөйкемле әйберләр һәм башкалар.
Чара югары дәрәҗәдә узды, барлык сыйныфлар да бик яхшы әзерләнгән. Берничә сәгать эчендә барлык товарлар сатылып бетте диярлек.