ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

"Теләкләр чыршысы" - Россиянең "Беренчеләр хәрәкәте" проекты, быел акция 2023 елның 15 ноябреннән 2024 елның 31 мартына кадәр дәвам итәчәк. Акция нәтиҗәсендә авыр тормыш хәлендә калган 3-17 яшьлек балалар Яңа елга бүләк алу мөмкинлеге ала. Быел Саба районыннан 6 яшьлек Ясмина үз хыялын тормышка ашыра алды. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Садыйков Ринат Наил улы аңа курчак йорты бүләк итте. Кыз бүләккә бик шат иде һәм Ринат Наильевичка рәхмәт белдерде. Хыяллар тормышка ашарга тиеш! Һәр бала Яңа ел могҗизасына ышансын!

Югары Симет урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары Яңа елга бәйрәм атмосферасы булдырырга тырышып, кар фигуралары ясадылар, территорияне бизәделәр. Мәктәп территориясе көндез генә түгел, төнлә дә матур булып тора.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Олы Кибәче авыл җирлегендә "Сабэнергосервис" оешмасы электриклары янмый торган урам утларын алмаштырдылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

   26 декабрьдә безнең приютта AudiMaster "Казан шәһәре" автотавыш студиясеннән кунаклар килде. Алар балаларга бик куп бүләкләр алып килделәр.Очрашу бик күңелле үтте.

 

 

Тэги: ОСЗ Тургай

      26 декабрьдә безнең приютка Кукмарадан иганәчеләр килде. Дусларыбыз балаларыбызны Яңа ел белән котладылар, балаларга татлы бүләкләр бирделәр.Күчтәнәчләрдән тыш, безнең спонсорлар приютта тәрбияләнүчеләрнең барысына да бик күп уенчыклар алып килделәр.

Иганәчеләребезгә рәхмәт белдерәбез һәм аларга яңа елда сәламәтлек һәм иминлек телибез!

Тэги: ОСЗ Тургай

   26 декабрьдә балаларыбызны Яңа ел белән котларга хәйрия фонды вәкилләре килде. Безнең иганәчеләр тәрбияләнүчеләргә тәм-томнар, бүләкләр, уенчыклар һәм башка күп нәрсәләр бүләк иттеләр. Ләкин иң истәлекле мизгел-бәйрәм чарасы, анда балаларга сыек азот белән тәҗрибәләр тәкъдим ителде. Балалар азотның барлык үзенчәлекләрен күрделәр, шактый уйнадылар һәм бәйрәм ахырында иң тәмле туңдырма ясадылар.Бәйрәм бик күңелле үтте.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

Яңа 2024 елга аяк басарга да санаулы гына көннәр калып бара. Саба Яңа елны каршыларга инде әзер. Купшы чыршыларда берсеннән-берсе якты утлар җемелдәшә. Урамнарда бер-бер артлы кар сыннары барлыкка килә.

 Бу көннәрдә Финанс-бюджет палатасы территориясе дә әкият дөньясына әверелде. Кыш бабай белән Кар кызы, Күсе – бухгалтер бина каршында үз урыннарын алдылар. Быелгы кыш башы да башка еллардан үзгә булып чыкмады. Кар-бураннары белән бергә, яңгырын да яудырып өлгерде. Матур гына калкып чыккан кар сыннары да акрын гына формаларын югалта башладылар. Әмма хезмәткәрләрнең алтын куллары нәтиҗәсендә алар тиз арада яңардылар һәм хәтта фотосессия өчен инде әзер дә булып чыктылар. Узган ел бик горур гына Куян утырган урынны быел инде Аҗдаһа биләде, түрдәге урын киләсе ел хуҗасына бирелде. Бина каршына бер-бер артлы әкияти декорациялар да чыгып басты.

Районның авыл хуҗалыгы бүлекчәләре арасында яңа ел бизәлеше

Тэги: УСХИП

Чәбия-Чурчи авыл клубы, Олы Нырты авыл китапханәсе белән берлектә, кардан сыннар ясады. Бергәләп Кыш бабай белән Кар кызын ясап куйдык. Быелгы Яңа елның символы – аждаһаны да онытмадык. Клуб каршы матур һәм үзенчәлекле булды.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

Көчле кар яву һәм бураннардан соң Тимершык  авыл җирлеге биләмәсендә урамнарны һәм тротуарларны кардан чистарту оештырылды. Җирлек буенча җирле юлларны һәм тротуарларны вакытында чистарту эшләре бара. Шәхси эшмәкәр Ибраһимов, «Болгар» ҖЧҖ тракторчылары тырышлыгы белән, барлык урамнар һәм тротуарлар вакытында чистартыла.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International