ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Район күләмендә 6-8 сыйныф егетләре командасы арасында үткәрелүче мини-футбол ярышында Тимершык урта мәктәбе укучылары 2 урынга лаек булдылар. Афәрин! Котлыйбыз!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Ике басу Арташ мәдәният йорты Яңа ел бәйрәменә чакырып кала.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Тимершык авыл җирлеге территориясендә эшләп килүче оешмаларда яңа ел бәйрәменә әзерлек максатында стена газеталары чыгарылды, кар сыннары ясалды, чыршылар бизәлде. Бакча, мәктәпләрдә яңа ел маскарадлары гөрләп узды. Балаларга һәм  укучыларга күчтәнәчләр таратылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

26 декабрь балалар сәнгать мәктәбенең  Шәмәрдән филиалы укучылары өчен Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында "Яңа ел бәйрәме" үткәрелде. Матур итеп бизәлгән зал, балаларның якты музыкаль чыгышлары яңа ел алдыннан могҗиза һәм шатлык көтү атмосферасын тудырды! Кыш бабай һәм Кар кызы балалар белән чыршы тирәли әйләнеп, уеннар уйнадылар, табышмаклар әйтешеп, чыршы янында балалар шигырьләр укыдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме уңаеннан  бертуган Айдар һәм Айнур Мостафиннар авыр тормыш хәлендәге ятим балаларны бүләкләр белән сөендерделәр, аларны әтиләре яки әниләре генә тәрбияли. Айдар Ибраһимович аларга яхшы укуларын һәм әти-әниләрен тыңлауларын теләде.

23нче декабрь көнне  балалар бакчасында  - Яңа ел бәйрәме булып узды.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

23 декабрьдә Иске Икшермә мәдәният йортында Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның концерты булды

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

26
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Саба муниципаль районы халкын социаль яклау бүлеге, инвалидлар җәмгыяте һәм мәдәният бүлеге белән берлектә, 18 яшькә кадәрге инвалид балаларга, инвалидлар декадасын бәйрәм итү кысаларында, иганәчеләр белән берлектә, бүләк сертификатлары таратты. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз, сәламәтлек телибез.

Балаларыбыз өчен бәйрәм рухы һәм уңай эмоцияләр булдыру максатыннан, Югары Симет балалар бакчасы һәм Түбән Симет филиалы хезмәткәрләре көче белән кар фигуралары ясалды, бакча биләмәсе бизәлде.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Саба Гимназиясендә яңа ел

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International