23нче декабрь көнне балалар бакчасында - Яңа ел бәйрәме булып узды.

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе

Гөр килеп торган бәйрәмдә сабыйлар җырладылар-биеделәр, төрле уеннар уйнадылар, чыршы тирәли әйләнделәр.  Кыш бабайны балалар янына җибәрмәс өчен төлке белән бүре,убырлы карчык һәм шүрәле  төрле хәйләләр корып караганнар иде дә, әмма аларның бер хәйләсе дә барып чыкмады. Кыш бабай белән Кар кызы барын да бик тиз җайга салдыдар. Алар килгәч бәйрәм тагы да җанланды. Балалар биеп- җырлап алганнан соң, Кыш бабайга өйрәнеп килгән шигырьләрен сөйләделәр. Кар кызы, Кыш бабай һәр балага бүләкләр өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International