"Теләкләр чыршысы" - Россиянең "Беренчеләр хәрәкәте" проекты, быел акция 2023 елның 15 ноябреннән 2024 елның 31 мартына кадәр дәвам итәчәк. Акция нәтиҗәсендә авыр тормыш хәлендә калган 3-17 яшьлек балалар Яңа елга бүләк алу мөмкинлеге ала. Быел Саба районыннан 6 яшьлек Ясмина үз хыялын тормышка ашыра алды. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Садыйков Ринат Наил улы аңа курчак йорты бүләк итте. Кыз бүләккә бик шат иде һәм Ринат Наильевичка рәхмәт белдерде. Хыяллар тормышка ашарга тиеш! Һәр бала Яңа ел могҗизасына ышансын!