Финанс-бюджет палатасы территориясе әкият дөньясын хәтерләтә

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе

Яңа 2024 елга аяк басарга да санаулы гына көннәр калып бара. Саба Яңа елны каршыларга инде әзер. Купшы чыршыларда берсеннән-берсе якты утлар җемелдәшә. Урамнарда бер-бер артлы кар сыннары барлыкка килә.

 Бу көннәрдә Финанс-бюджет палатасы территориясе дә әкият дөньясына әверелде. Кыш бабай белән Кар кызы, Күсе – бухгалтер бина каршында үз урыннарын алдылар. Быелгы кыш башы да башка еллардан үзгә булып чыкмады. Кар-бураннары белән бергә, яңгырын да яудырып өлгерде. Матур гына калкып чыккан кар сыннары да акрын гына формаларын югалта башладылар. Әмма хезмәткәрләрнең алтын куллары нәтиҗәсендә алар тиз арада яңардылар һәм хәтта фотосессия өчен инде әзер дә булып чыктылар. Узган ел бик горур гына Куян утырган урынны быел инде Аҗдаһа биләде, түрдәге урын киләсе ел хуҗасына бирелде. Бина каршына бер-бер артлы әкияти декорациялар да чыгып басты.

Якынлашып килүче Яңа ел һәркемнең күңелендә йөрткән теләкләрен, өметләрен чынга ашырсын, һәрбер гаиләгә иминлек, сәламәтлек, бәхет алып килсен.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International