18 гыйнварда, волонтерлык эше кысаларында, Янил урта мәктәбе «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары, тәрбия буенча киңәшче Хисмәтова А.Х., педагог-оештыручы Галимуллина Э.Г. белән бергә, безнең тәрбияләнүчеләргә «Кызыл алмалар» спектакленнән өзек күрсәттеләр.
Өстәмә белем бирү педагогы Гребенкина Елена Владимировна истәлегенә багышланган «Минем смартфонда виртуаль дөнья» республика конкурсының дистанцион этабы тәмамланды.
15нче январь көнне Психологик үзәктә “Ел психологы”, “Ел укытучы-логопеды” һөнәри осталык район бәйгесенең II туры үтте.
17 гыйнварда Мамалай авылындагы «Кояшкай» балалар бакчасында сәламәт яшәү рәвеше темасына кызыклы әңгәмә узды.
13 гыйнвар көнне Явлаштау мәдәният йортында Яңа ел лотереясы уйнатылды.
14 гыйнварда Саба муниципаль районы чемпионатының чираттагы матчлары булды. Анда Мишәбаш һәм Шекше, Явлаштау һәм Шемордан командалары очрашты. Шекше һәм Явлаштау командалары матур һәм нык көрәштән сон җиңү яуладылар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2023 елның 1 гыйнварыннан «Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында «Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 19.12.2022 № 522-ФЗ Федераль законы белән Россия Федерациясе территориясендә минималь хезмәт хакы күләме аена 22 020 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән дип хәбәр итә.
Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында Гражданнар «Соры хезмәт базары» юнәлеше буенча да мөрәҗәгать итә ала (хезмәт өчен түләүнең конверт системасы, эш бирүче белән хезмәт килешүләре төземичә эшчеләрнең хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру).