«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә Янил урта мәктәбе «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары белән очрашу.

2024 елның 19 гыйнвары, җомга

18 гыйнварда, волонтерлык эше кысаларында, Янил урта мәктәбе «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары, тәрбия буенча киңәшче Хисмәтова А.Х., педагог-оештыручы Галимуллина Э.Г. белән бергә, безнең тәрбияләнүчеләргә «Кызыл алмалар» спектакленнән өзек күрсәттеләр. Актлар залындагы җылы очрашу, балаларның кайнар алкышлары, сөенеч тәрбияләнүчеләрнең дә, чыгыш ясаучыларның да исендә калды. Чара ахырында килгән кунаклар татлы бүләкләр һәм мәктәп кирәк-яраклары бүләк иттеләр. Үз чиратында җитәкчебез Марсель Магъфур улы кунакларга зур рәхмәт белдерде, иҗади уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International