17 гыйнварда Мамалай авылындагы «Кояшкай» балалар бакчасында сәламәт яшәү рәвеше темасына кызыклы әңгәмә узды.
Мамалай ФАПы мөдире фельдшер Гарипова Гүзәлия Нәгыймулла кызы балаларга шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге, нинди ризыкның файдалы булуы һәм ни өчен дөрес туклануның мөһимлеге, шулай ук физик активлыкка вакыт бүлеп куюның мөһимлеге турында сөйләде.
Әлбәттә, балаларга мәгълүмат алар өчен ачык формада бирелде: мисаллар һәм ачык рәсемнәр белән. Монда хәтта мәгълүмат күләме түгел, ә бу мәсьәләгә игътибар бирү мөһим иде. Мондый очрашулар даими үткәрелә. Балалар барысын да беренче тапкыр аңлап, истә калдырырга өлгермәсәләр, куркыныч түгел, чөнки Гүзәлия Нәгыймулла кызы аларга сәламәт яшәү рәвеше турында тагын берничә тапкыр сөйләячәк әле.