ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Кече Шыңар мәдәният йортында Татарстан Республикасының  халык артисты – Рөстәм Закиров концерты булды. Бу концертны авылдашларга якташыбыз Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов бүләк итте.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

23 нче гыйнварда Саба районының мини-футбол буенча югары лига уеннары тәмамланды

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

24
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

24 нче январь көнне, Шәмәрдәндә, мини футбол буенча, Саба районы чемпионаты өметлеләре лигасында җиңү яулаган ир-ат командаларын тәбрикләү тантанасы булып узды.

Фитнес сөючеләр өчен «В движении- жизнь» спорт ялы оештырылды

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

24 нче гыйнвар көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йортында тәрбияче җитәкчелегендә җырлау терапиясе буенча дәрес узды. Җырлау терапиясе кешегә рәхәтлек, күтәренке кәеф һәм шатлык хисе бирә, ялгызлык хисен киметә.

Тэги: ОСЗ Лесхоз

Мошенникны ничек танырга?

      2024 елның 23 гыйнварында, Шекше мәдәният йортында "Игенче"ҖЧҖнең хисап җыелышы булды. Җыелышта Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы, Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарә җитәкчесе  Хәсаншин Гафур Шәйхулла улы, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Физик затлар өчен грантлар – 2024 конкурсына гаризалар кабул итүне ачабыз! Сезнең идеялар һәм проектлар өчен финанслар!

2023 елдан Иштуган авыл җирлегенең Иштуган торак пунктында хәләл ярымфабрикатлар җитештерү буенча мини-цех эшли башлады. Продукция СПСПК “Мясной Барон” товар билгесе астында чыга. Компаниянең җитәкчесе Әхмәдуллин Илфат Нургаян улы.

2022 елда кооператив грант ала – ит эшкәртү һәм ярымфабрикатлар ясау өчен җиһазлар сатып ала.

Продукция Татарстан Республикасында якын-тирә районнар кооперативлары әгъзаларының чималыннан җитештерелә.

Производство ачылу нәтиҗәсендә яңа эш урыннары булдырылды. Бу кешеләр йорт янында эшлиләр, авылдан читкә китмиләр. Бүгенге көндә биредә, кирәкле санда булган 10 кеше урынына 5 кеше эшли,. Җитәкчелек әлеге эшчәнлеккә бөтен җаваплылык белән якын килгән коллективны җыя алды. Эш күп, әмма кадрлар дефициты өстәмә зур заказлар алырга мөмкинлек бирми.

«Мясной Барон» цехында ит котлетлары, пилмән, манты һәм башка күп нәрсәләр җитештерелә. Иң күп кулланыла торган продукция – клиентларга балачак тәмен хәтерләткән пилмән. Алар һәрвакыт товарлар линиясен киңәйтергә тырышалар, шулай итеп кешеләр тәкъдим ителгән ассортименттан үз әйберләрен сайлый ала. Продукциягә тәмләткечләр, консервантлар һәм башка химик рәвештә тәмне көчәйтә торган өстәмәләр кертелми. Һәрвакыт сыйфатлы һәм яңа ит кенә кулланыла.

 Продукцияне кибетләрдә һәрвакыт яңа товарлар булсын өчен, кечкенә партияләр белән әзерлиләр. Җирле кибетләрдә сатыла. Аларның ярымфабрикатларына һәм итенә ихтыяҗ арта бара, чөнки күп кенә сатып алучылар СПСПК «Мясной Барон» җитештергән продуктларның яңалыгын һәм сыйфатын билгеләп үтәләр.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

Һәр ел саен мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында «Ел тәрбиячесе» һөнәри осталык конкурсы уза

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International