Килдебәк авыл җирлеге җыелма командасы мини-футбол буенча II урын яулады

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

23 нче гыйнварда Саба районының мини-футбол буенча югары лига уеннары тәмамланды. Килдебәк авыл җирлегенең җыелма командасы әлеге лигада чыгыш ясады. Командада Мәртен авылыннан Сәйдәш Хафизов, Муса Шамсутдинов, Ильсаф Шамсутдинов, Туктар авылыннан Нәфис Бариев, Фәнис Бариев, Райнур Аскаров, Раиль Рафиков, Килдебәк авылыннан Ранис Губайдуллин уйнадылар. Ә капканы Килдебәк авылыннан Фазыл Гайфуллин саклады. Югары лиганың финал өлешенә чыгу өчен безнең команда РЭС командасы белән уйнады. Уен безнең файдага 3:2 исәбе белән тәмамланды. Лиганың финал өлешендә безнең команда Саба районының югары лигасында куп тапкыр чемпион калган ШЛПУМГ командасы белән очрашты. Әлеге уен бик киеренке һәм мавыктыргыч булды.  Нәтиҗәдә егетләр ШЛПУМГ командасына 2:5 исәбе белән оттырдылар. Шулай итеп безнең егетләр югары лигада икенче ел рәттән чыгыш ясап, оста һәм матур уен күрсәтеп, бердәм команда булып, Саба районының мини-футбол буенча югары лигасында II урынны яуладылар. Егетләрне әлеге җиңүләре белән котлыйбыз һәм аларга алдагы сезонда да  уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International