24 нче январь көнне, Шәмәрдәндә, мини футбол буенча, Саба районы чемпионаты өметлеләре лигасында җиңү яулаган ир-ат командаларын тәбрикләү тантанасы булып узды.

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

24 нче январь көнне, Шәмәрдәндә, мини футбол буенча, Саба районы чемпионаты өметлеләре лигасында җиңү яулаган ир-ат командаларын тәбрикләү тантанасы булып узды. Командаларны "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Маканов Динар Каршигай улы котлап, аларга алга таба да уңышлар теләде. Шулай итеп 1 урынга  Россия тимерюллары командасы, 2 урынга Олыяз авылы командасы, 3 урынга Ветераннар командасы чыкты. Иң яхшы уенчылар дип Андреев Владислав, Кәримов Фәнис, Хуҗахмәтов Ильяс игълан ителде. Иң яхшы капкачы дип Баймөхәммәтов Алмаз табылды. Җиңучеләрне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International