"Игенче" ҖЧҖдә хисап җыелышы

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

      2024 елның 23 гыйнварында, Шекше мәдәният йортында "Игенче"ҖЧҖнең хисап җыелышы булды. Җыелышта Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы, Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарә җитәкчесе  Хәсаншин Гафур Шәйхулла улы, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

    "Игенче" ҖЧҖ генераль директоры А. З. Зарипов докладында узган елда ирешелгән күрсәткечләр һәм 2024 елга планнар турында җентекләп сөйләде.

Хисап елындагы эш нәтиҗәләре белән шулай ук баш агроном Галиев Н.Х., баш инженер Аскаров И.Э. таныштырды.

 Икенче өлештә унбер хезмәткәргә , авыл хуҗалыгы тармагында намуслы хезмәтләре  өчен , район башлыгы Миңнеханов Р.Н.  “Рәхмәт хатлары” тапшырды.

 Барлыгы 160 хезмәткәр акчалата премияләр  белән бүләкләнде.

     Махсус, хезмәткәрләрне котларга  килгән , “Игенче” ҖЧҖ белән хезмәттәшлек итуче:

ҖЧҖ “Саба сөт комбинаты” җитәкчесе Әхмәтов А.Х., "Чистай сөт комбинаты" ҖЧҖ директоры Чурин С. И.,"Якты- Кен" СХПССК җитәкчесе Нәбиев И. Ш., "Казанагрохомсервис" ҖЧҖ нең сату төркеме  җитәкчесе  Гиниятуллин А.Г. ,"Шанс трейд" компаниясенең Татарстандагы  бүлек вәкиле Зиннәтов Ф.Г., “Союзагрохим” ҖЧҖ нән Шәрәфетдинов М.Х., “Восьмой источник”ҖЧҖ җитәкчесе Сабирова А.Р., Эзмә һәм Шекше авыл җирлеге башлыклары Әхмәтов Р.Г., Хайртдинов Р.Р.,   “РР пласт” җитәкчесе Загидуллин Ф.А., шәхси эшмәкәрләр Зиннатов Р.В., Ачалик С.Ю., Файзрахманов Җ.М., Нигъмәтҗанов Р.Б.  алдынгы хезмәткәрләргә  бүләкләр Һәм акчалата премия тапшырды.

      Җыелыш ахырында җитәкче Алмаз Зөфәрович  хезмәткәрләргә һәм иганәчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде, чөнки аларның тырышлыгы һәм фидакарь хезмәте булмаса, хуҗалык яхшы нәтиҗәләргә ирешә алмас иде.

      Татарстан Республикасының атказанган артисты Энҗе Шаймурзина , популяр җырчылар Рафил Җәләлиев  һәм Эльмира Гыйлфанованың   концерты   хезмәтчәннәр күңеленә аеруча хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International