«Ел тәрбиячесе»

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Һәр ел саен мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында «Ел тәрбиячесе» һөнәри осталык конкурсы уза. Быел муниципаль этапта катнашу өчен унтугыз педагог гариза бирде. Беренче конкурс сынавында алар үзләренең эшләрендә уңышлы куллана торган педагогик табышлары белән уртаклаша алдылар. Үз темаларын тулаем ачып коллегаларын һәм жюри әгъзаларын кызыксындыра алган җиде тәрбияче әлеге конкурсның икенче этабында үз осталыкларын күрсәттеләр. Бу балалар белән ачык чара иде. Конкурсның муниципаль этабы нәтиҗәләре буенча Афанасьева Гөлнара Миңнебаевна, 3 нче номерлы Шәмәрдән «Салават күпере» балалар бакчасы тәрбиячесе, Гатауллина Зөлфия Мислахетдин кызы, 1нче номерлы Шәмәрдән “Әкият» балалар бакчасы логопеды, Аубәкирова Гөлүсә Фәнис кызы, 5нче номерлы Саба “Бәләкәч” балалар бакчасы тәрбиячесе «Ел тәрбиячесе 2023-2024" конкурсының зона этабында безнең район исеменнән чыгыш ясаячак. Аларга уңышлар һәм җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International