ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген «Саба-Арена» спорт мәктәбе базасында өстәл теннисы буенча чираттагы якшәмбе лигасы узды. Ярышларда 25 команда катнашты. Җиңүчеләр һәм призерлар түбәндәгеләр булдылар:

1 урын-«Саба-Арена» Ищенко Е./Фәйзетдинова С.

2 урын- «Доник» Вилданов К./Латыпов И.

3 урын - «Килдебәк» Сираев И./Әхмәтҗанов Д.

 

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Президентыбыз В.В.Путин 2024 елны «Гаилә елы» дип игълан итте. Шушы уңайдан, 26нчы гыйнвар көнне Олы Арташ  төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Гаилә-җылы учак" дип исемләнгән гаилә бәйрәме уздырылды. Чарада 5-7сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнаштылар. Һәр сыйныфтан бер гаиләдән торган командалар интеллектуаль уенда көч сынаштылар. Бәйрәм укучыларның иҗади чыгышлары белән үрелеп барды. 

Тэги: Арташ авыл җирлеге

27 гыйнвар — Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне. Кешеләрне эзәрлекләү һәм күпләп юк итүнең бу куркыныч чоры. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “ Холокост кабатланырга тиеш түгел” дип исемләнгән тарихи сәгать узды.  Музей хезмәткәре миллионлаган яһүдләрнең коточкыч язмышы турында сөйләде. Укучылар Холокост фаҗигасенең фотоларын, нацистларның кешелексез сәясәте мисалларының берсе буларак карадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Гаилә елы кысаларында ата-аналар өчен мастер-класслар

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

    Явлаштау урта мәктәбе укучылары Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенә килделәр.


28
гыйнвар, 2024 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация


27
гыйнвар, 2024 ел
шимбә

Шушы көннәрдә Казанның Мәскәү районында яңа  "Яратам" яшьләр һәм яшүсмерләр клубы ачылды.

2023 елның 22 ноябрендә РФ Президенты Владимир Путин 2024 ел гаиләне яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан «Гаилә елы» дип игълан ителгән Указга кул куйды. Гаилә елында традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга аерым игътибар бирелә. Аларга мәхәббәт, тугрылык, хөрмәт, үзара аңлашу һәм ярдәм керә. Бу сыйфатлар көчле һәм бәхетле гаиләнең нигезе. Нык гаилә-җәмгыятьнең тотрыклылыгы һәм чәчәк атуы өчен гарантия.

Социаль хезмәтләр алучылар белән тәрбиячеләр әңгәмә кордылар. Элекке заманнарны искә төшерделәр. Ел дәвамында булачак вакыйгалар һәм планнар белән таныштырдылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International