Гаилә елы кысаларында ата-аналар өчен мастер-класслар

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре һәрвакыт һәр җәмгыятьнең нигезендә ята. Гаилә бер үк вакытта мәхәббәт мәктәбе дә, әхлак мәктәбе дә, безнең иң яшерен кыйммәтләребезнең чыганагы да.

Россиядә 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде. Бу атнада МБМБУ 3 номерлы Саба «Шоколад» балалар бакчасында "Гаилә елы"дигән озак вакытлы проект эшли башлады. Әлеге проектның башы итеп тәрбияләнүчеләребезнең әниләре һәм әтиләре өчен иҗади осталык дәресләре уздырылды. Мастер-класслар балалар бакчасының дүрт төркемендә оештырылды. Якын арада тагын ике мастер-класс планлаштырыла.

Уртанчылар төркемендә рус халык баш киеме «Кокошник» ясадылар. Кечкенәләр төркемендә матур мордва хатын-кыз баш киеме ясалды. Беренче кечкенәләр төркемендә татар орнаментлары белән, кызлар өчен «Калфак» һәм малайлар өчен «Түбәтәй» бизәлде. Тәрбиячеләр бизәк өчен материаллар әзерләделәр, оригиналь дизайн уйлап таптылар. Ата-аналар эшкә кызыксынып кушылдылар  баш киемнәре бик матур һәм оригиналь килеп чыкты. Мастер-класслар җылы дустанә шартларда узды. Якынлашып килүче бәйрәмнәрдә балалар ясалган әйберләрнең матурлыгын һәм тылсымлылыгын күрсәтәчәкләр.

Ә кечкенәләр өчен, бүген әниләр тәрбияче җитәкчелегендә, оригиналь күбәләк - галстуклар ясаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International