Лесхоз интернат-йортында "Гаилә елы" ачылышы

2024 елның 27 гыйнвары, шимбә

2023 елның 22 ноябрендә РФ Президенты Владимир Путин 2024 ел гаиләне яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан «Гаилә елы» дип игълан ителгән Указга кул куйды. Гаилә елында традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга аерым игътибар бирелә. Аларга мәхәббәт, тугрылык, хөрмәт, үзара аңлашу һәм ярдәм керә. Бу сыйфатлар көчле һәм бәхетле гаиләнең нигезе. Нык гаилә-җәмгыятьнең тотрыклылыгы һәм чәчәк атуы өчен гарантия.

Социаль хезмәтләр алучылар белән тәрбиячеләр әңгәмә кордылар. Элекке заманнарны искә төшерделәр. Ел дәвамында булачак вакыйгалар һәм планнар белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International