«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениесендә логопед “Транспорт” темасы буенча гомумиләштереп кабатлау дәресе үткәрде

2024 елның 26 гыйнвары, җомга
26 гыйнварда логопед Хәбирҗанова Р.И. «Транспорт» темасы буенча гомумиләштереп кабатлау дәресе үткәрде. Максат: балаларның актив һәм пассив сүзлек запасын арттыру, шул сүзләр-не эзлекле рәвештә куллануга игътибарны киңәйтү. Артикуляцион моториканы, хәтерне, игътибарны, фикерләү операцияләрен үстерү; юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү күнекмәләрен тәрбияләү. Дәресне үткәрү өчен дидактик материал әзерләнгән, коррекция - үсеш уеннары сайлап алынган иде. Балаларны кул чукларын һәм бармакларын хәрәкәтләндерергә, җитезлекне арттырырга өйрәнүдә уеннар уйнатылды. Тема буенча фигыль сүзлеген активлаштырып юл билгеләрен белергә һәм атарга, аларның максатларын аңлатырга өйрәндек. Чара дәвамында җылы дустанә атмосфера хөкем сөрде. Балалар бик күп якты тәэсирләр һәм уңай эмоцияләр алдылар.Эшчәнлек бик җылы, күңелле атмосферада үтте. Дәрестә зур күләмдә эш башкарылды, үтәлгән биремнәр дәреснең максатлары үтәлгәнлеген күрсәтте. Дәрес ахырында рефлексия үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International