Ныклы гаилә — ныклы дәүләт дигән сүз.

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Ныклы гаилә — ныклы дәүләт дигән сүз. Гаилә — җәмгыятьнең иң кирәкле бер күзәнәге ул. Гаилә — рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-аналар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче.
Президентыбыз В.Путин 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте. Шушы уңайдан, 25нче гыйнвар көнне Эзмә урта мәктәбендә "Гаиләм-гомер бишегем" дип исемләнгән гаилә бәйрәме уздырылды. Чарада 5-7сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнаштылар. Һәр сыйныфтан бер гаиләдән торган командалар интеллектуаль уенда көч сынаштылар. Бәйрәм укучыларның һәм әти-әниләрнең иҗади чыгышлары белән үрелеп барды. 
Әлеге чара гаилә белән горурлану хисе тәрбияләү, ата-аналар һәм балалар арасында ышанычлы, дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту, гаилә әгъзаларына карата һәрвакыт яхшы, җылы карашта булырга өйрәтүне үз эченә алган иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International