Явлаштау урта мәктәбе укучылары Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенә килделәр.
Һөнәри юнәлеш бирү максатыннан оештырылган әлеге очрашуда, укучылар ЗАГС эшчәнлеге, шулай ук күпфункцияле үзәктәге барлык оешмалар эшчәнлеге, районда гаилә кыйммәтләре буенча үткәрелүче төрле чаралар белән таныштылар, кызыксындырган сорауларына җавап алдылар.
Укытучылары - Фаваризова Гөлнирә Галимҗановна, Шакирова Рафига Рәшидовна, Әхмәтҗанова Адилә Госмановна.