ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2024 ел
шимбә

15 февраль көнне, Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның истәлекле датасы уңаеннан, Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп укучылары Чулпыч авылында Раилә апа Зиннәтуллина  янында булдылар. Аның улы Зиннатуллин Илфат Якуп улы Әфганстанда хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак була. Раилә апа улының балачагы, мәктәп еллары турында хатирәләре белән уртаклашты, балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Саубуллашканда аңа сәламәтлек теләделәр. Ул кунакларны рәхмәт сүзләре белән озатып калды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

16
февраль, 2024 ел
җомга

Студентлар өчен практика һөнәреңнең дөрес сайланганмы – юкмы икәненә төшенер өчен иң яхшы мөмкинлектер, мөгаен. Бу көннәрдә районның Башкарма комитетына практика үтәргә кайткан Казан Федераль университеты студенты Айбулат Хабибуллин да әлеге фикердә. Финанс – бюджет палатасы да аңа саннар дөньясында кайнап алырга мөмкинлек тудырды. Кечкенәдән Түбән Шытсу төп мәктәбе сәхнәләрендә актив тормыш алып барган, мәктәп укучылары арасында үткәрелеп килүче КВН уеннарында чыгыш ясаган “Сникерс” командасының иң яшь һәм креатив уенчысы бүгенге көндә кәгазь һәм саннар дөньясының ишеген ачып керде. Уңышлар юлдаш булсын студент егетебезгә.   

  2024 елның 20 февралендә 10:00 сәгатьтә район мәдәният йортында  «Саба муниципаль районының 2023 елга социаль - икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлар турында» Саба муниципаль районы Советы утырышы (сессиясе) узачак.

Иртәрәк килергә! 9:30 сәгатьтә үз урыннарыгызны алырга!

«Элементар математика күнекмәләрен формалаштыру» темасы астында семинар

Тэги: Мәгариф идарәсе

Кайбыч районының “Салават күпере” комплексында физик мөмкинлекләре чикле укучылар арасында гади суднолар модельләре ясау буенча шәхси һәм команда беренчелегенә зона ярышлары булып узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Ой токмачы – солдатларга

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан сыйфатка бәйсез бәя бирү буенча Иҗтимагый совет утырышы узды.
Иҗтимагый совет әгъзалары министр урынбасары Ю. И. Абдрееваның 2023 елда үткәрелгән бәйсез бәяләү нәтиҗәләрен дәүләт (муниципаль) учреждениеләре турында мәгълүмат урнаштыру өчен рәсми сайтта урнаштыру турындагы докладын тыңладылар bus.gov.ru, шулай ук бәйсез бәяләүне карау нәтиҗәләре буенча үткәрелгән чаралар.
«Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен урман хуҗалыгы интернат-йорты» һәм «Казан шәһәре «шәһәр округында билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыльләре булмаган затлар өчен социаль адаптация үзәге» ДАССО җитәкчеләре 2023 елда социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү барышында ачыкланган кимчелекләрне бетерү эшен оештыру һәм тиешле планнар эшләү турында сөйләделәр сыйфатны бәйсез бәяләү буенча Иҗтимагый совет тәкъдимнәрен исәпкә алып.
Урман хуҗалыгы интернат-йортында ремонт эшләре алып барыла, уңайлы мохит яхшыртылган.
Социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфаты турында сораштыру формасын министрлык, социаль хезмәт күрсәтү оешмалары сайтларында, шулай ук дәүләт (муниципаль) учреждениеләре турында мәгълүмат урнаштыру өчен рәсми сайтта тутырып, бәяләмә калдырырга мөмкин bus.gov.ru.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

16 февральдә приют хезмәткәрләре Иске Икшермә авыл җирлегендә ел саен уздырыла торган «Россия чаңгы юлы 2024» чаңгы марафонында катнаштылар. Яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, безнең хезмәткәрләр Спорт Марафонына гына түгел, сәламәтлек өчен дә файдалы вакыт үткәрделәр. Жюри бәяләве буенча, хатын-кызлар арасында мактаулы 3 урынга  Ханафиева Алсу лаек булды.

Тэги: ОСЗ Тургай

Электр линияләрен ремонтлау сәбәпле, 2024 елның 17 февралендә сәгать 10:00 дан 14:00 хәтле  Г.Тукай урамында - сфетофор чатыннан алып хастәһәнә ягына хәтле, һәм аның арткы урамнарында: Дальняя, Озёрная, Зеленая электр энергиясе белән тәэмин итуне туктатып торуны планлаштырабыз. Килеп туган унайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International